Сочинение на тему «Учитель будущего» на татарском, Киләчәк укытучысы

ЧАТ-БОТ: ГДЗ с нейронкой


Киләчәк укытучысы – ул үз белемнәрен укучыларга тапшырырга, бу белемнәрнең дөрес үзләштерелүен вакытында тикшереп торырга тиеш. Моннан тыш, балаларга кызык түгел кебек тоелган фәннән дә мавыктыргыч, гадәти булмаган нәрсә эшләргә сәләтле кеше. Киләчәк укытучысы яныннан укучыларның бер дә китәсе килми, мәктәпне тәмамлагач та, алар кабат-кабат аның янына киңәш сорап киләләр. Димәк, ул укучылар өчен тугры дус та.Киләчәк укытучысы ул, беренче чиратта, үз укучысының ихтыяҗын күрә белүче һәм һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләүче. Бу сыйфатлар киләчәк укытучысында сакланырга тиеш.
Киләчәк нәрсә таләп итә соң? Минемчә, киләчәк укытучысы мобиль булырга тиеш, чөнки көннән-көн мәгълүмат күбәя, тиз генә җавап таләп ителә торган мәсьәләләр арта бара. Нәкъ менә шуңа күрә укытучы тормышта яхшы ориентлаша белергә тиеш, чөнки укытучы – ул үрнәк, ул үз фәненә генә түгел, тормыш юлына, тормыш позициясенә дә, яхшылыкка да өйрәтә. «Киләчәк укытучысы заман белән бергә атларга түгел, ә бер адым алга барырга тиеш», - дип әйтер идем. Мөгаен, бу аның төп үзенчәлегедер.
Киләчәк укытучысы иң заманча гаджетлардан дөрес файдалана белергә тиеш. Чөнки мәктәпләрдә елдан-ел күбрәк техника кулланыла. Мәгълүматлаштыру процессы бара. Укытучы теге яки бу гаджетларны куллана гына түгел, ә яңа версияләрне дә үзләштерергә сәләтле булырга тиеш. Заманча техниканы куллану укытучының эшен җиңеләйтә һәм дәресне төрлеләндерә.
Ә укытучыдан фәнгә тирән белем һәм мәхәббәт таләп итә. Күпчелек укучылар телевизор карый, кәрәзле телефоннардан, компьютерлардан, интернеттан файдалана, аларга бүген мәгълүмат табу кыен түгел. Димәк, киләчәк укытучысының белем дәрәҗәсенә тагын да югары таләпләр куела. Безнең заманда укытучының төп бурычы – укыту гына түгел, ә укырга өйрәтү, ягъни мәгълүмат алу, анализлау һәм аны грамоталы куллану юлын күрсәтү.